tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай районы Хәсән Туфан музей-йортында Әлфия Нурхәммәтованың иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды
Аксубай районы Хәсән Туфан музей-йортында Әлфия Нурхәммәтованың иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды

Аксубай районы Хәсән Туфан музей-йортында Әлфия Нурхәммәтованың иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды

Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музее Йортында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Евразия сәнгать берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәммәтованың иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә картиналар, чигешләр, колаклы чигү техникасында эшләнгән хатын-кызлар баш киемнәре тәкъдим ителгән. Шулай ук шамаил, чигелгән панно. Танылган рәссамның эшләре белән бергә кызы Зөлфиянең иҗат эшләре дә тәкъдим ителгән.

Әлфия Нурхәммәтованың әлеге күргәзмәсе Хәсән Туфан музей-йорты мәйданчыгында Казандагы күргәзмәләрдән соң өч музейда, аннары Буада һәм Чистайда тәкъдим ителә.

Бу көнне музей-йортта дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Экспозицияне ачуга сәнгать сөючеләр, Әлфия Рәшит кызының хезмәттәшләре, педагоглары, фикердәшләре килгән иде. Презентация яхшы шартларда узды. Автор үзенең эшләре белән таныштырды, аларның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.

Матур картиналарда Аксубай районы авыллары, мәчетләре, аның иң матур урыннары сурәтләнгән. Аларда туган якка чиксез мәхәббәт сизелә. Казан татарларына хас колаклы чигү техникасында эшләнгән паннолар зур игътибарга лаек – унике ел дәвамында Әлфия Нурхәммәтова сәнгатьнең бу төрен яңарта, безнең мәдәниятне Россиянең башка төбәкләрендә һәм аннан читтә күрсәтә. Шулай ук бу техникада эшләнгән калфаклар, изүләр. Экспозициядә ул ТР Мәдәният министрлыгының «Өч татар келәме «Креатив лабораториясе» проектында катнашып өйрәнгән яңа технология буенча эшләнгән эш бар. Күргәзмәдә аның беренче йон келәме – уникаль һәм игътибарга лаек эшләнмә тәкъдим ителгән.

Бу күргәзмә белән беррәттән, Чистай районының Гаяз Исхакый музеенда һәм Казанның Татар мәдәни үзәгендә рәссамның тагын ике күргәзмәсе эшли.

Катнашучылар экспозиция белән кызыксынып таныштылар. Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова киләчәктә дә иҗатта уңышлар теләп, авторга Мактау Грамотасы тапшырды.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Әлфия Нурхәммәтованың эшләренә соклануларын һәм китапханәдә аның белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр. Рәссам белән очрашулар китапханә укучылары, бигрәк тә яшь китап сөючеләр өчен бик кызыклы һәм файдалы булыр иде. Элеккеге хезмәттәше – Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Кристина Серкованың фикере шулай ук Әлфия Нурхәммәтова өчен бик мөһим булды.

Күргәзмә залында каләм һәм кул эшләре остасының талантына соклану сүзләре яңгырады.

– Гаиләмә, әти-әниемә яңа эшләр башкарырга рухландырганнары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, – диде Әлфия Нурхәммәтова. – Шулай ук «Таткультресурс үзәге» һәм татар конгрессы хезмәткәрләренә иҗади хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Чыганак: aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*