Аксубай районында 2025-2026 уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Әлеге абруйлы бәйге татар (ана) теле һәм әдәбиятын укытучы педагогларның статусын күтәрүгә, шулай ук кыйммәтле тәҗрибә уртаклашуга һәм һөнәри осталык күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча районның төрле мәктәпләреннән өч мөгаллимә турыдан-туры катнашу этабына чыкты. Укытучылар ике төп сынауда («Дәрес» һәм «Мастер-класс») уңышлы катнашты. Жюри аларның эшкә иҗади якын килүләрен, белемнең тирәнлеген һәм укучыларны рухландыра белүләрен югары бәяләде.
Нәтиҗәдә, бәйге комиссиясе I урынны Аксубайның 3нче урта мәктәбе туган теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Билаловага бирде. Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Кадыйрова – икенче, Савгач урта мәктәбе укытучысы Гөлсинә Исаева өченче урынга лаек булды.
Чыганак: https://aksubayevo.ru