«Әниләр» мәчете яңа утлар белән балкыды. Хәзер мәчет манаралары Аксубайга керү белән төнлә дә ерактан ук күренә. Район җитәкчелеге һәм кунаклар күренекле вакыйга уңаеннан мәчет янында җыелышты.
Утлар белән төзекләндерү идеясе мәчетне салганда үк районның элеккеге башлыгы, хәзерге вакытта Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов һәм гыйбадәтханә төзелешенең төп иганәчесе Илгизәр Заһидуллин тарафыннан уйланылган иде. Ә идеяне тормышка ашыру Айрат Хәмитов җитәкчелегендә “ИнтерСвязьСервис” ҖЧҖ ярдәмендә мөмкин булды. Сүз уңаеннан, янгын сүндерү сигнализациясе һәм видеокүзәтү аның компаниясе тарафыннан мәчеттә түләүсез хәйрия ярдәме сыйфатында урнаштырылган. Ә яктырту смета бәясеннән ярты бәягә азранракка төшкән.
– Яңа ел алды төнендә иганәчеләр һәм район халкы ярдәмендә мәчет яктырткычлар белән балкыды, алар мәчет төзелешенә үз өлешләрен керттеләр һәм аны бизәүне дәвам итәләр. Болар барысы да безнең кунакларны һәм халкыбызны сөендерер өчен эшләнә, – дип билгеләп үтте иганәчеләргә һәм меценатларга рәхмәт белдереп район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.
Мондый әһәмиятле вакыйга Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов катнашында узды.
Камил Камал улы Айрат Хәмитовка һәм Илгизәр Заһидуллинга меценат ярдәме өчен шәхсән үзе рәхмәт белдерде, район халкына Яңа елда иң җылы теләкләрен җиткерде, диннең һәм иманның халыкның берләшүенә ярдәм итүен искәртте. Ә бу махсус хәрби операциядә неонацистлар белән көрәштә һәм озак көтелгән Җиңүне якынайтуда иң мөһиме.
Чыганак: aksubayevo.ru