tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайда ифтар мәҗлесе узды
Аксубайда ифтар мәҗлесе узды

Аксубайда ифтар мәҗлесе узды

Аксубай универсаль технологияләр техникумында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов изге Рамазан ае хөрмәтенә традицион ифтар мәҗлесе уздырды.

Ифтарга йөздән артык мөселман җыелды. Болар – район мәчетләре имамнары, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, тармак ветераннары, район кунаклары.

Ифтарга җыелучы мөселманнарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде.

– Сезне җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган изге Рамазан ае белән тәбриклим! Сәламәтлек, бәхет, игелек телим, – диде ул. – Тынычлык урнашсын һәм махсус хәрби операция зонасында нацистларга каршы көрәшүче якташларыбыз якыннары янына исән-имин булып әйләнеп кайтсыннар. Ә әлегә Җиңү өчен – һәр ярдәм, һәр гуманитар ярдәм кирәк һәм мөһим.

Районның мөселманнар активын ТР МДНнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.

– Нәкъ менә шушы изге Рамазан-шәриф аенда без Аллаһ ризалыгы өчен дип ураза тотарга тиешбез. Әгәр без уразабызны шулай тотсак, Хак Тәгалә кабул итеп, ураза гыйбадәтеннән җибәрсә – калганын Раббыбыз үзе белүче. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны һәм кылган догаларыбызны кабул итсен. Әмин!

Айрат хәзрәт Әюпов ифтар мәҗлесе оештырган өчен Алмаз Мингуловка, Аксубай техникумы директоры Фәрхат Аюповка рәхмәтләрен белдерде. Җыелучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов, Шакирҗан хәзрәт Сыраев тәбрикләделәр һәм бәйрәм мәҗлесендә катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерделәр.

Ифтар мәҗлесен Минзаһит Ганиев алып барды.

Ифтарга җыелучылар өчен Рамазан аеның, ураза тотуның фазыйләтләре турында сөйләделәр, дин тотучының тормышының мәгънәсе, барысына да тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә өндәүләр яңгырады.

Җәмәгать намазыннан соң кунаклар табыннар артында авыз ачу мәҗлесендә катнаштылар, анда мәдәни традицияләргә аерым игътибар белән әзерләнгән хәләл ризыклар тәкъдим ителде. Кичә бөтен кешене берләштергән тынычлык, иминлек һәм бердәмлек сорап, дога кылып тәмамланды.

Чыганак: aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*