Зөлкәгъда аеның 22 нче көнендә (30 майда) Актаныш мөхтәсибәтендә балалар арасында «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе узды. Районның Җәмигъ мәчетендә узган чарада 80 – ир һәм кыз бала катнашты.
Район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, анда катнашучыларны сәламләп һәм уңыш теләп: “Аллаһы Тәгалә барыгызга да тел ачкычлары биреп, намазларыгызны җиренә җиткереп укый белә торган ир-егетләр, кыз балалар булып үсеп җитәргә, милләтебезгә хезмәт итәргә язсын. Бу бәйге –белмәгәннәрегезне белеп, алдагы елларга тагын да яхшырак әзерләнергә этәргеч бирсен”, – дип белдерде.
«Мин намаз укырга яратам» бәйгесе – Актаныш мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ел дәвамында үткәрелгән дини-мәгърифәт дәресләренә йомгак ясау, мөгаллимнәрнең һәм шәкертләрнең уңышларын барлый торган чара. Анда мәктәпкәчә яшьтән алып 16 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар катнаша.
Бәйгенең шартларына килгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 7-9 яшьлек укучылар остазлар каршында ике рәкагатьле намаз укып күрсәтте. 10-12 яшьлек балалар фарыз намазның берсен укып күрсәтергә, Аятел-көрсине һәм азан догасын белергә тиеш иде. Ә 13-16 яшьлек балалар конут догасын да сөйләп күрсәтте. Аларның белем һәм күнекмәләрен Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Мамадыш имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, шулай ук Актаныш районы мөслимәләр берлеге абыстайлары бәяләде.
Җиңүчеләр иганәчеләр әзерләгән кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Чыганак: dumrt.ru