Актаныш районы Иске Богады авыл җирлегенең барлык авыл клубларында игелекле акция – өй токмачы кисү өмәсе узды. Иске Богады, Яңа Җияш, Иске Солтангол һәм Югары Богады авылларындагы клубларга лаеклы ялдагы пенсионерлардан алып төрле өлкәләрдә эшләүчеләргә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә җыелды. Бу хакта Актаныш сайтында Ләйсән Газизова яза.
Хатын-кызлар кайсы токмачка камыр баса, кайсыдыр җитез генә җилләгән җәймәләрне кисәргә дә тотынды. Әнисә апа Мөхәммәтдинова өмәгә кмырын басып ук алып килгән. Уңган хатын-кызларыбызның һәр хәрәкәтендә Ватанны саклаучыларны кайгырту, аларга карата мәхәббәт һәм ихлас рәхмәт хисләре сизелә.
Җирле эшмәкәр Рифкать Салихов та әлеге изге эштән читтә калмаган – токмач басарга он биргән. Аның ярдәме белән бер кичтә бик күп ризык әзерләнде.
Изге эшкә үсеп килүче яшь буынның да кушылуы аеруча куандыра. Иске Богады мәктәбенең 5 класс укучысы Зилия Шәйхеразиева хатын-кызларга токмач әзерләүдә булышып кына калмады, Ватанны саклаучыларга багышланган патриотик шигырь дә сөйләде.
Җирлек башлыгы Рания Әхмәтова игелекле эштә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт белдерде:
Хәзер инде киптерелгән токмачларны тартмаларга тутырып алгы сызыкка җибәрәчәкләр. Гади, әмма ихлас күңелдән әзерләнгән сый хәрбиләргә туган якларында аларны һәрвакыт көтүләрен искә төшереп торсын.



 
					
				