Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбе дә Татарча диктант Бөтендөнья акциясенә кушылды. Мәктәптә, бәйрәм рухы биреп, татарча көйләр яңгырап торды, теләгәннәр хуш исле чәй белән сыйланды.
5-9 сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар, авыл кешеләре, чыгарылыш укучылары бергә җыелып, Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан озек язды. Текстны туган тел укытучысы Әдилә Әхсән кызы укыды.
Чыганак:МБОУ “Старокурмашевская ООШ”