tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе язучы Глүс Сабировны искә алды
Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе язучы Глүс Сабировны искә алды

Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе язучы Глүс Сабировны искә алды

«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» редакциясе бинасында Суфиян Поварисов «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Утырыш берләшмәгә нигез салучыларның берсе булган редакция ветераны Глүс Сабировның 90 еллыгына багышланган иде һәм аны «Актаныш-информ»ның җитәкчесе-баш мөхәррире Айнур Гыймадиев ачып җибәрә. Чарага шулай ук язучының тормыш иптәше Руфина Сабирова чакырыла. Тулырак бу хакта редакция каршында эшләп килүче берләшмәнең сәркатибе, шагыйрә Алсу Галиева сөйләде.

«Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, берләшмәбезнең шәрәфле әгъзасы һәм «Остаз әдип» исемен йөртүче каләмдәшебез Әмирҗан абый Моталлапов әле дә иҗат һәм иҗатчылар белән кызыксына. Еш кына үзенең тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән бүлешә. Кичә барышында ул Глүс абый Сабировны искә алып, күңелле хатирәләре белән дә бүлеште. Без янәдән берләшмәбез тарихына чумып, кадерле ядкарьләрне барладык. Әлбәттә, безнең өчен төп мирас – якташларыбыз каләме аша үткән иҗат җимешләре булып тора. Сугыш чоры баласы, Глүс Сабиров 1935 елның гыйнвар аенда туган һәм балачагы бик авыр елларга туры килгән шәхес», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Агымдагы ел «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсе җитәкчесе һәм танылган язучы Лилия Гыйлем тарафыннан «Шәхесләрне барлау елы» дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан Глүс Сабировка багышланган «Эзләр» шигырь һәм хикәя бәйгесен дә үткәргәннәр. Сабиров шәхесен өйрәнү максатыннан аның «Агы да, карасы да» китабын өйрәнгәннәр, җентекле анализ ясаганнар.

Шулай ук Алсу Галиева чара истә калырлык булуын да ассызыклады. «Без, «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсе язучылары, үзебезнең китапларыбызны туплап, имзалап, махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм белән бергә җибәрергә хат яздык. Изгелекле ниятләребез кабул булсын», – диде ул.

Хәтер кичәсе буларак узган чара барышында кул эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителгән. Хәким Вәҗиев Коръән сүрәләрен укыган. Аннары берләшмәнең актив әгъзалары Кадрия Саматова һәм Сәрия Ганиуллина музыкаль чыгыш ясаган. «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары укуында Глүс Сабировның «Кичке Кама», «Шул да җитә», «Шигырь язып атыйм әле», «Җәйләр яшел, көз сары», «Киләчәкне күрә идем матур итеп» шигырьләре яңгырады. Ә педагогик хезмәт ветераны Фәймә Зәйнуллина язучыга карата язылган багышлау шигырен укып ишеттергән.

«Җирлегебездәге күренекле шәхесләрне барлау, тарихны актару – үзе зур тырышлык сорый. Без моны барыбыз да яхшы беләбез. Лилия Гыйлемнең тырышлыгы һәм Әмирҗан абыйның зирәклеге белән бүген Глүс аганың бөтен яшәешен күзалладык. Бүген барыбыз өчен дә 92 яшьлек Әмирҗан абый зур өлге булып тора. Хәтер сандыгы затлы асылташлардан гына тора. Үзе бер тарих. Руфина апа да рәхмәтле булып, горурланып утырды. Һәр кеше үзенчәлекле шәхес. Һәр кешедә үзгә бер талант бар. Мәсәлән, чигү, тегү һәм үрү. Кадрия апа Саматова белән яшь иҗатчыбыз Алсу Галееваның кул эшләренә дә сокланып утырдык», – диде ветеран китапханәче Әлфисә Гыймазова.

Кичә Руфина Сабировага чәчәк бәйләме бүләк итү һәм чәй табыны белән тәмамланган.

  • Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең 65 елдан артык тарихы бар. Ул «Актаныш-информ» мәгълүмәт үзәгенең «Актаныш таңнары» иҗтимагый-сәяси газетасы каршында эшчәнлеген алып бара.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*