«Актаныш-информ» радиожурналисты, журналистлар остазы Фәния Рәшитованың әнисе —Актанышның Киров авылында яшәүче Ленин ордены кавалеры, бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган Дөлфирә Каһирова махсус хәрби операциядәге ватандашларга мотоцикл җибәрде.
«Газета битләрендә мобилизация турында сүзләрне күрсәм, һәрчак елый-елый укыйм. Шунда инде Тыңламас авылыннан Айгөл Маликова исемле хатынның ире яу кырында һәлак булганын белдем. Аның гәүдәсен хәрби иптәше шулкадәр зур авырлыклар белән алып чыккан үзебезнең якка. Айгөл исә аңа улының мотоциклын җибәрергә булган. Айнур Касыймов аны төзәтеп, караштырып батыр егеткә җибәргәннәр. Шуннан уйладым да, минем иремнең дә «Урал» мотоциклы бар бит. Тормыш иптәшем вафат булганга 10 ел. Гаражда тора бит, ә болай андагы хәрбиләребезгә ярдәм булыр», — дип сөйләде Дөлфирә Каһирова.
Мотоциклны махсус хәрби операция зонасына җибәрергә уйлагач, әңгәмәдәш кызына шалтырата һәм фикерләре белән бүлешә. Аннары мотоциклны карарга авыл советыннан да киләләр һәм Айнур Касыймов аны әзерли.
«Аннары толып та җибәрергә булдым. Яу кырындагы егетләребез салкын, юеш җирләрдә дә ятабыз, диләр. Ябынып, яки асларына җәеп ятарлар. Һәм толып турында бер кыйсса сүз дә сөйләп китим инде. Безнең биатай Габдрәшит 4 улын, өй һәм мунча салып, кое казып, толып тектереп үзаллы тормышка чыгара торган булган. Өч малаена өлгергән, ә минем Шамилгә өлгерә алмаган. Әмма, толып өчен тиреләрен, тышлыкларын хәстәрләп куйган. Шамил үзе барып тектереп кайтты. Бу шул 1965 еллар иде, шуннан бирле кулланышта булмады, өр-яңа килеш эленеп торды», — дип хатирәләре белән уртаклашты.
Дөлфирә Каһированың махсус хәрби операциядәге якташларга бу беренче мәртәбә генә ярдәм итүе түгел. Ул пенсиясеннән акчалата да ярдәм биреп тора, 100 пакет чәй дә җибәргән.
«Иң авыры аналар, хатыннар, балалар һәм туганнар өчен. Ходай ярдәм һәм сабырлык бирсен. Илләребез имин булсын, улкайларыбыз исән-сау, Җиңү яулап тиз көннәрдә шушы мотоциклларга утырып кайтсыннар иде. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булып, бала кайгы-хәсрәтләре күрмичә яшәсәк иде», — дип йомгаклады сүзен Дөлфирә Каһирова.
- Дөлфирә Каһирова — озак еллар дәвамында терлекчелек тармагында хезмәт иткән. Ул 20 яшьтә югары дәүләт бүләге булган Ленин орденына лаек булган. «Ана даны» медале иясе, Актаныш районындагы Киров авылының мөхтәрәм шәхесе.
Чыганак: tatar-inform.tatar