«Татарча диктант» акциясе 8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә тугызынчы тапкыр оештырыла, аның максаты- грамоталы язу, әдәби татар телен белүгә кызыксыну уяту, орфографик һәм грамматик хаталарсыз язуга ирешү.
«Татарча диктант» акциясе берничә дәрәҗәдә- татар телен белүнең башлангыч, уртача, иркен белү дәрәҗәсен тикшерә.
Быел диктант танылган татар драматургы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек буенча булды.
Әлеге акциягә ел саен безнең райондашларыбыз да бик теләп кушыла. 8 ноябрьдән мәктәпләрдә әлеге уңайдан чаралар киң колач алды.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында “Татарча диктант-2024” акциясе бәйрәм рухында үтте. Диктант язуда укучылар, укытучылар белән бергә мәгариф бүлеге методистлары да катнашты.
Чыганак: aktanysh-rt.ru