tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әдәби газета нәшер итә башлаган
Актанышта «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әдәби газета нәшер итә башлаган

Актанышта «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әдәби газета нәшер итә башлаган

«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалының «Актаныш таңнары» редакциясе каршында җәмәгатьчелек тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе үз газетасын нәшер итә башлаган. Әлеге көнгә газетаның ике саны дөнья күргән. Басма битләрендә Актаныш районының әдәби-мәдәни вакыйгалары хакында язмалар, берләшмә әгъзалары иҗаты урын ала.

«Интернетта күп кенә каләм осталары үзләренең төрле иҗат җимешләрен урнаштыра. Бу яхшы күренеш, тик менә цензура юклыгы үзенекен итә, әдәби калыпларга туры килмәгән язмалар арта бара. Газета нәшер итә башлауыбызның төп максаты – халыкның әдәби зәвыгын күтәрү, берләшмә вәкилләренең иҗатын киңрәк даирәгә таныту. Басмага әзерләнгән шигырьләр рифма, ритм кебек калыпларга тикшерү үтә, кирәк чакта каләмдәшләргә дөрес юнәлеш бирелә», – дип сөйләде берләшмә җитәкчесе, язучы Лилия Шәйгәрданова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, киләчәктә әлеге газетаны нәшер итүгә мәктәп укучыларын, яшьләрне дә җәлеп итәргә ниятлиләр. «Бүгенге көндә газетабызда берләшмәбез әгъзалары иҗаты басыла, алга таба мәктәп укучылары иҗатын да кертеп җибәрергә планлаштырабыз», – ди ул.

Газетаның шигаре буларак татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Шагыйрь» шигыреннән алынган «Шагыйрь күңелендә кыш булмый да, кар яумый» өзек сайланган. Басмада «Җитәкче сүзе», «Берләшмә яңалыклары», «Истәлекле вакыйгалар» һәм «Дулкынлылар иҗаты» кебек рубрикалар бар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*