tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уза
Актанышта корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уза

Актанышта корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уза

Корбан бәйрәме ураза гаетеннән соң Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 16 июньгә туры килде) билгеләнә. Мөселманнар бу көнне бер-берсен котлыйлар, бәйрәм табыннарына чакырып кунак итәләр. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшәләр. Актанышта да әлеге изге бәйрәм уңаеннан Ветераннар йортында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта һәм технология техникумында корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре үткәрелә.

Аскы Актаныштагы Ветераннар йортында Корбан бәйрәменә багышланган мәҗлескә алдан үк әзерләнә башлаганнар. Биредә яшәүче өлкәннәр өстәлләр көйләгәннәр, аш-су бүләргә савыт-саба хәстәрләп куйганнар. Ярдәмгә районның Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә килгән иде.

Иртә белән 5нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы ашханәсенә яңа гына чалынган терлекләрнең корбанлык итләрен алып килгәннәр. Пешекчеләр бик тәмле итеп әлеге итләрдән токмачлы аш пешергән.

Аш-су табыннарга килеп җиткәнче райондашыбыз Әзһәр Заманов мәҗлестә катнашучыларга дини вәгазьләр сөйләде.

«Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдр расүлуллаһ», «Әшһәдү әннә Мөхәммәд Расулллаһ» кәлимәләренең асылын, мәгънәсен аңлатты.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм янына 610нчы елда Җәбраил фәрештә килде, аңа пәйгамбәрлекне тапшырды. 613 елга кадәр пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендә «Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдр расүлуллаһ» кәлимәсен әйттерде. Әмма Мәккә мөшрикләре бу кәлимәне әйтергә ашыкмадылар. Хәзер мөселманнар арасында әлеге кәлимәне көненә 10 мең тапкыр әйтүчеләр бар. Аларны бар калебебез, күңелебез белән әйтергә, гамәл кылырга кирәк,- дип Әзһәр әфәнде халкыбызны дини яктан агартты. Потларга табынуның ширек гамәл булуы турында сөйләде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм шәхсән үз исеменнән кунакларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады.

-Бу көнне барыбыз да көтеп алабыз. Әзерләнәбез. чөнки бу бәйрәм бик тәрбияви, бер-беребез белән аралашабыз, рухи яктан байыйбыз, белмәгәннәребезне өйрәнәбез. Барыгызга да сәламәтлек, исәнлек телим. Киләчәктә дә уразаларыбызны тотып, күркәм мәҗлесләрдә очрашырга язсын!-диде Дилбәр Миркасим кызы.

Шушы матур бәйрәмгә атап корбан чалдырган 7 райондашыбыз-  Дәниф Харисов, Руслан Гарипов, Равил Шәехов, Илназ Фәхриев, Илгиз Шәйдуллин, Дилфат Нәгыймов, Илдар Мортазинга олы рәхмәтләребез барып ирешсен!

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*