tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Кыш бабайлар парады-2026
Актанышта Кыш бабайлар парады-2026

Актанышта Кыш бабайлар парады-2026

Актаныш чын мәгънәсендә Яңа ел рухына күмелде. Районыбызның авыл җирлекләре, оешма-предприятие коллективлары бердәм булып Кыш бабайлар парадына чыкты.

Актанышта Кыш бабайлар парады-2026

 Кыш бабайларның командасы Кар кызы һәм башка әкият геройларын берләштерә. Иң элек Яңа елны алып килүче сөекле кунакларыбыз технология техникумы каршында Яңа ел әйлән-бәйләненә кушылды. Татарча, русча яраткан җырларга биеделәр, аяк-кулларны өшетмичә, күтәренке кәеф белән матур итеп Ленин проспекты буйлап уздылар.

Кыш бабайлар парадын Үзәк чыршы каршындагы мәйданга җыелучылар алкышлар белән каршылады. Яшел гүзәлкәй тирәли урап узганнан соң Яңа ел кунаклары флешмоб биеде, алар белән бергә балалар, яшьләр, апа-абыйлар да бик оста тыпырдады.

 Сәхнә түренә районыбыз артистлары чакырылды, аларның чыгышлары бер-берсен алыштырып кына торды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*