tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Актанышта «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Актанышта «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Республикабызда ел саен «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы оештырыла. Әлеге бәйгенең муниципаль этабында райондашларыбыз да актив катнаша.

Актаныш районы архивы мөдире Айгөл Галимьянова  “Минем шәҗәрәм” республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре котлап, диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләр 4 төркемдә ачыкланган. 1- 4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф, 9-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында призлы урынга лаек булучылар һәм актив катнашучылар хөрмәтләнде. Беренче урынга лаек эшләр республикакүләм «Минем шәҗәрәм» конкурсына җибәрелгән. Райондашларыбызның Татарстан буенча да зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*