tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу
Актанышта Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу

Актанышта Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу

Актаныш районы мәдәният йортының тантаналар залында күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә китапханәчеләр, укытучылар, «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты. Очрашуны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Әхмәдишина ачып җибәрде. Язучының иҗаты белән танылган шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза таныштырды.

Әлеге очрашуга тәгаенләп «Сәфәр чыгар аты бар» дип исемләнгән күргәзмә куелды, шулай ук әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында буктрейлер тәкъдим ителде.

Китапханәчеләр танылган язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ринат Мөхәммәдиев үзенең мәгънәле, акыллы җаваплары белән очрашуны тагын да җанлырак итте. Эчкерсез әңгәмә вакытында кичәдә катнашучылар язучының әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклашты, сорауларына җаваплар алды.

Әдәби очрашу районның сәнгать осталары – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәзилә Галиева белән Робсон Мусинның моңлы һәм дәртле җырлары белән үрелеп барды.

Соңыннан Ринат Мөхәммәдиев китапханәгә һәм китап сөючеләргә култамгалы китапларын бүләк итте. «Актанышта күптәннән булганым юк иде, бу юлы бик сагынып кайттым, шушы матур төбәкне кабат күрәсе килүем, китап укучылар белән очрашу теләгем кайтарды», – дип белдерде.

«Актаныш – милләтебез, әдәбиятыбыз, мәдәният-сәнгатебез өчен бәрәкәтле бишек» – дип, үзенең лаеклы бәясен дә әйтте язучы.

Иҗат кичәсе бик күңелле узды, җылы тәэсирләргә бай булды. Кичәгә килгән тамашачылар сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге һәм аның баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева тарафыннан оештырылган иде.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*