Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Васил Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесенә нигез салынды. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы һәм Актаныш районы хакимияте белән берлектә оештырылды. Бәйге инициаторы, «Ак калфак» рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә җиңүчеләр һәм аларның остазлары Актаныш районында булды. Сәфәр барышында алар «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән дә очрашты.
«Без бәйге җиңүчеләрен Актанышта сәламләргә бик шатбыз. Чыннан да, сынлы сәнгать – мәдәниятнең үзгә бер төре. Гади генә берәр сынны әвәләп эшләгәндә дә ул сында кешенең эчке хис-кичерешләре, тормышка карашы чагыла. Гади әйбер түгел ул. Мәсәлән, ялгышмасам, Саратовта күренекле архитектор Юрий Менякин Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышлап «Журавли» мемориал комплексын ясаган, ә аннары шуңардан илһамланып Рәсүл Гамзатов шушы ук исемдәге җыр сүзләрен язган. Сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен комплекслы фикер йөртергә кирәк», – дип белдерде ул.
Шулай ук муниципалитет башлыгы җиңүчеләрне сәламләде һәм теләкләрен җиткерде.
«Ләкин нинди генә югары сәнгать әсәрләре иҗат итсәгез дә бер әйберне онытмаска кирәк. Һәрвакыт кеше булып калу мөһим! Шушы чараны оештырган өчен «Ак калфак» рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисовага рәхмәт сүзләремне ирештерәсем килә. Һәрвакыт районыбыз өчен җан атып яшисез һәм эшлисез. Ватанпәрвәр булганыгыз өчен зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә иҗат уңышлары, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Исән-сау һәм матур яшәргә язсын. Дөньялар тынычланып, яу кырындагы егетләребез тизрәк туган якларына кайтсын», – диде җитәкче.
«Яшьлек» фойесында Актанышның яңа буын үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре исә танылган татар скульпторларына багышланган тематик күргәзмә оештырган иде. Күргәзмә белән халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова таныштырып үтте.
«Без китапханәчеләр буларак китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим иттек. Биредә күренекле скульпторларга багышланган мәгълүмат, китаплар урын алган. Бакый Урманче аерым урын алып тора. Бөтенебез дә аның ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы булуын яхшы беләбез. Шулай да китап дөньясы аша яңадан-яңа кызыклы фактлар ачылып тора. Китапханә фондыбыз бик бай, районда узган һәр чарада катнашабыз. Халкыбыз тормышында китапханәнең роле зур, укучыларыбыз да күп. Киләләр, укыйлар һәм төрле мавыктыргыч чараларда, кичәләрдә актив катнашалар», – диде ул.
Фойеда шулай ук җирле балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәсе белән дә танышу мөмкин булды. Анда картиналар, кул эшләре тәкъдим ителгән иде.
- Васил Маликов – танылган рәссам, сынчы, Казандагы М.Вахитов һәм М.Җәлил һәйкәлләре авторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Чыганак: tatar-inform.tatar


