«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалында җәмәгать тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе вәкилләре «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашак. Очрашу 26 июньгә планлаштырылган.
«Бу – «Казан утлары» инициативасы белән уза торган презентация чарасы. Берләшмә әгъзаларының берәр шигырен «Казан утлары»на җибәргән идем. 17 иҗатчыныкы басылып чыккан. Шул уңайдан журнал хезмәткәрләре безгә килеп чыгыш ясыйлар. Шигырьләре чыкканнарга журнал бүләк итәчәкләр», — диде Лилия Гыйлем.
Шулай ук әңгәмәдәш әлеге очрашуның районның «Яшьлек» үзәгендә дәвам итәчәген белдерде һәм максатлары турында ассызыклап үтте.
«Иҗатыбызда — илне, телне саклауны һәрдаим исбатлау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм патриотик темаларга багышланган шигырьләр ижат итү. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елын үзебезнең иҗатта яктырту. Алай гына түгел махсус хәрби операциядә катнашкан якташларга ярдәм итеп, шушы басылган шигырьләрнең гонорарын җиңү файдасына күчерү. Ниятебез изге, максатка ирешергә язсын», — диде берләшмә җитәкчесе.
Чара вакытында шулай ук берләшмәнең гимны яңгыраячак.
- «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең 65 елдан артык тарихы бар. Ул «Актаныш-информ» мәгълүмәт үзәгенең «Актаныш таңнары» иҗтимагый-сәяси газетасы каршында эшчәнлеген алып бара.
Чыганак: tatar-inform.tatar