Шушы көннәрдә Казахстанның Актүбә шәһәрендәге “Шатлык” татар–башкорт этно-мәдәни оешмасы башлангычы белән Гайнан Кормашка һәм җәлилчеләргә багышланган яңа китап дөнья күрде.
Киләсе 2014 нче елда Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тула. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне “Кормашев төркеме” дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гайнан Кормаш тора. Җәзалауны да фашистлар нәкъ менә анннан башлыйлар, үлгәндә Гайнан Кормашка 25, ә Муса Җәлилгә 38 яшь була.
Гайнан Кормаш 1919 нчы елның 27 нче февралендә Казахстанның Актүбә өлкәсенең Харбин районы Яңа Алексеевка бистәсендә дөньяга килә. Ә инде аның нәсел башы Мари Республикасының Бәрәңге районы Куян авылына барып тоташа.
Китапта әлегә кадәр киң җәмәгатчелеккә билгеле булмаган фактлар урын алган, геройның тормышына караган кызыклы вакыйгалар турында сөйләнә. Авторлар Гайнан Кормашның туганнары, классташлары, фронттагы иптәшләренең истәлекләрен, аның Актүбә шәһәрендә мәктәп директоры булып эшләгән дәверен һәм башка бик күп мавыктыргыч тормыш мизгелләрен ачып бирә алган.
Ренат Вәлиуллин