tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Акыл фабрикасы»: татар телен цифрлаштырудан бизнеска кадәр
«Акыл фабрикасы»: татар телен цифрлаштырудан бизнеска кадәр

«Акыл фабрикасы»: татар телен цифрлаштырудан бизнеска кадәр

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына кызу әзерлек бара. Шул уңайдан, «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында түгәрәк өстәлләр сериясе дәвам итә.

13-14 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында цифровизация һәм бизнес юнәлешләре буенча утырышлар узды.

Татар телен, мәдәниятен һәм фәнни тикшеренүләрне цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә галимнәр, IT-белгечләр, мәдәният эшлеклеләре катнашты. Алар татар телен санлы киңлеккә яраклаштыру, аны киләчәк буыннар өчен саклау һәм үстерү юлларын тикшерде. Катнашучылар төрле юнәлешләрдәге проблемаларны күтәрде һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итте.

Ә 14 февраль көнне исә бизнес юнәлеше буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә татар эшмәкәрләре, икътисад белгечләре, стартапчылар һәм инвесторлар катнашты. Алар татар бизнесының хәле, аны үстерү юллары, яңа мөмкинлекләр турында фикер алышты. Биредә татар эшмәкәрләре өчен яңа мәйданчыклар булдыру, бизнес-берләшмәләрне үстерү, милли брендларны таныту кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Безнең максат – актуаль темаларны тикшерү, яңа идеяләр формалаштыру һәм бу юнәлешләрне Татарстанда, Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә үстерү юлларын табу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*