6 – 7 февральдә Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – “АКЫЛ ФАБРИКАСЫ” чираттагы чарасын үткәрә. Оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Мәгариф” журналы, “Сабыйлар” балалар үзәге.
Тема: “Бала үсеше һәм тәрбия”. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!
Мәктәп кысаларында түбәндәге чаралар каралган:
- лекция һәм семинарлар;
- чит илләр тәҗрибәсе;
- заманча методика;
- форсайт сессия.
Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.
“Алдынгы тәҗрибә белән танышу, уникаль белем туплау һәм экспертлардан файдалы киңәшләр ишетү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!” – дип белдерә оештыручылар.
Катнашырга теләүчеләр 1 февральга кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлә ала.