9 февраль көнне Алабуга мөхтәсибәтенең Мөслимәләр берлеге тарафыннан, Бөтендөнья Хиджаб көне уңаеннан ,,Яулык ябу ( Хиджаб)” кичәсе оештырылды. Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Лилия ханым, Гүзәлия ханым, Раушания Гыйбадуллиналар кичәне җиренә җиткереп, чын милли рухта әзерләгән. Чара мул табын артында, мөнәҗәтләр тыңлап, тыйнак мода кичәсе астында узды. Сиксәннән артык хатын-кыз катнашуында узган чара Раушания Гыйбадуллинаның оста итеп мәҗлесне алып баруына үрелеп барды. Кичәдә катнашучылар әлеге чарадан бик канәгать калды. Алдагы көннәрдә дә мондый чараларда шатланып катнашачакларын белдерделәр.