Агымдагы елның 21 нче мартында Алабуга шәһәрендә “Нәүрүз” бәйрәме узды. Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре үзләренең милли ризыкларын пешереп, бар халыкны сыйлады. Төрле милләт вәкилләре башкарган җыр- бию бәйрәмне җанландырып торды. Балалар өчен күптөрле мастер- класслар оештырылган иде.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеген җитәкләүне Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да чыгыш ясады.