Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында – Алабуга шәһәрлегендә узачак традицион җәядән ату турнирында ата-бабаларның традицияләре белән танышырга мөмкин булачак. «Туган батыр» традицион җәядән ату бөтенроссия конкурсы 2 августта үтәчәк. Фестиваль-турнир турында оештыручылар «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.
Спорт һәм мәдәният проекты 2022 елда барлыкка килде. Ул республика халкының гына түгел, бөтен илнең һәм якын чит илләрнең иң ерак почмакларында яшәүче катнашучыларның игътибарын җәлеп итә.
«Безнең өчен бу төбәккә күп санлы туристларны җәлеп итүче масштаблы вакыйга», — дип сөйләде журналистларга «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вице-президенты, ТР Грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов.
Узган елда турнирга 10 меңгә якын кеше килгән һәм 90 кеше катнашкан. Быел оештыручылар кунаклар һәм катнашучылар саны күбрәк булачак дип көтә. Турнирда катнашу өчен теркәлү 20 июльгә кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта Башкортстан, Әстерхан һәм Омскидан 50дән артык укчы гариза җибәргән.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим Шәмсетдинов катнашучыларга милли кием кияргә кирәк булачак, дип искәртте. Укчылар традицион җәядән (тарихи үрнәкләргә якын итеп агачтан эшләнгән, оптик җайланмаларсыз һәм укны урнаштыру өчен киштәсез җәя) атачак. Ярышлар берничә дисциплинада узачак: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик стойкадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы һәм джамба. Соңгы дисциплина – быелгы сезонның яңалыгы. Җиңүчеләрне берничә категориядә сайлап алачаклар: ир-атлар/хатын-кызлар, осталар/башлап кына килүчеләр, 15 яшь һәм аннан кечерәкләр/16 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.
Турнир кунаклары өчен палаткалы шәһәрчек төзеләчәк һәм һөнәрләр ярминкәсе узачак. Интерактив зоналарда һәм мастер-классларда һәркем борынгы традицияләр атмосферасына чума алачак. Шулай ук палаткалы шәһәрчеккә килүчеләр иң яхшы этнокостюмга конкурста катнаша алачак.
Турнир кысаларында шулай ук милли көрәш буенча республика турниры да узачак. Анда республика спортчылары гына катнашачак, хәзерге вакытта барлыгы 70-80 катнашучы теркәлгән, дип сөйләде ТР Спорт министрлыгының спорт резервы секторы мөдире Айдар Кадыйров. Милли көрәш турниры призерлары «җыентык»ка эләгә һәм бөтенроссия ярышларында катнаша алачак.
Турнир көнне Алабуга шәһәрлеге территориясендә шулай ук мең еллык мәчет урынында күмәк өйлә намазын уку оештырылачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar