А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы китапханәсе белән берлектә Халыкара театр көне һәм драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан әдәби кичә уздырды. Чарага килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы театр көне белән тәбрикләде. «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы укучылары аеруча актив катнашты. Алар драматургның тормыш юлы, иҗаты, басма китаплары белән танышты, «Авыл эте Акбай» видеофильмын карады. Балалар татар мохитендә булып, саф татар телендә рәхәтләнеп аралаштылар. Чара аларның күңелендә үз урынын алыр. Телебезнең киләчәге өметле булыр!