Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр район мөслимәләре арасында “Гыйлем мәҗлесе” узды. Ак яулыклы мөслимәләрдән торган 8 команда Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук бу көнне милли ризыкларга багышланган бәйге дә оештырылды. Чараны Алабуга мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар-хатын кызлары оешмасының җирле бүлекләре бергәләшеп оештырды, дип хәбәр итә милләттәшләребез.