2025 елның 21 нче февралендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының 10 нчы күппрофильле лицей базасында Халыкара туган тел көненә багышланган муниципаль фестиваль узды. Бу чараның максаты – туган телләрнең байлыгын, мәдәниятен һәм тарихын саклау, яшь буынга туган телнең әһәмиятен аңлату.
Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы чыгыш ясады. Ул Халыкара туган тел көненең тарихы һәм аның мөһимлеге турында сөйләде.
Шулай ук фестивальдә шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре актив катнашты. Укучылар, укытучылар һәм педагогик коллективлар туган телләрен данлап, төрле чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Чара ахырында барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.