Агымдагы елның 25 нче мартында Алабуга шәһәренең 29 нчы номерлы катнаш төрдәге “Алтын балык” балалар бакчасында “Мин бит татар малае!” Бөтенроссия конкурсының чираттагы этабы узды.
Бәйгенең соңгы этабына (40 тан артык баладан) 10 малай сайлап алынган иде. Яр Чаллы, Саба, Алабуга, Түбән Кама, Арча, Минзәлә кебек төрле шәһәр һәм районнардан катнашучы балалар үзләренең иҗади сәләтләрен саф татар телендә чыгыш ясап күрсәттеләр.
Алабуга шәһәренең ,,Урман әкияте” 28 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы шәкерте Камалов Тимур абсолют җиңүче булды. Бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да котлады, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы исеменнән бүләкләр тапшырды.