12 нче февральдә “Адымнар- Алабуга” күптелле белем бирү комплексының мәгълүмати-китапханә үзәгендә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган “Кеше китә – җыры кала” дип исемләнгән әдәби кичә булды.
Гимназиянең сәләтле укучылары татар халык җырларын да җырлады, шигырьләрен дә сәнгатьле итеп сөйләде, өздереп гармунда да уйнады. “Без 41 ел балалары” әсәреннән укучылар сәхнәләштергән күренеш тә тәкъдим итте.
Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы районы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, язучы, филология фәннәр кандидаты Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәр хакимияте каршындагы рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Факил Сафин, “Чулман” әдәби язучылар берлеге әгъзалары, укытучылар, укучылар катнашты. Катнашучыларны бу күңелле, җылы очрашу яңа иҗат җимешләренә этәрер, дип ышанып калабыз.