Алабуга шәһәрендә мөселман командалары волейбол турнирында көч сынашты. Әлеге ярышта республикабызның 11 шәһәр-районыннан – Казаннан, Чаллыдан, Актаныш, Әгерҗе, Түбән Кама, Сарман, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Баулы һәм Алабуга районнарыннан 12 команда катнашты. Турнир Алабуга мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында оештырылды.
Турнирның төп максаты – мөселман яшьләрен таныштыру, берләштерү һәм актив спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт булды.
Әлеге турнирда беренче урынны “Алабуга” командасы яулады, икенче урында – Түбән Кама районы, өченче урынны Сарман командасы алды. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук иганәчеләрдән татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
Фотосурәтләр: Алабуга мөхтәсибәте
Чыганак: dumrt.ru