2025 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Алабуга Муниципаль районы “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы” МАБУндә танылган татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйге оештырылды. Бу чара, шагыйрьнең бай иҗатын һәм татар мәдәниятен яшь буынга таныту максатын күз алдында тотып, укучылар арасында зур кызыксыну уятты.
Бәйгедә катнашучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләделәр һәм сәхнәләштерделәр. Укучыларның иҗади чыгышлары, шигърияткә һәм театр сәнгатенә карата булган мәхәббәтләре, тамашачыларның күңелендә җылы хисләр уятты. Чарада катнашучыларның тырышлыгы һәм талантлары һәркемне сокландырды.
Бәйгедә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да катнашты. Ул үз чыгышында Муса Җәлилнең иҗатының әһәмиятен һәм татар халкының мәдәни мирасына керткән өлешен ассызыклады. Рәмилә Зөфәр кызы бәйге катнашучыларына уңышлар теләп, аларның иҗатларына югары бәя бирде.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр алдагы бәйгеләрдә катнашачаклар. Укучыларның тырышлыгы һәм иҗади күтәренкелекләре, һичшиксез, киләчәктә дә уңышлар китерер. Бәйге татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатын яңадан бер кат искә төшереп, яшь буынның аны өйрәнүе һәм хөрмәтләүе өчен яхшы мөмкинлек булды.