tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр
Алабугада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Алабугада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

21 нче март көнне Алабуга шәһәренең ,,Йолдызлык” мәдәниятны үстерү үзәге янында иртәдән үк бәйрәм буласы сизелеп торды.  Язгы һаваны дулкынландырып татар моңы ишетелде. Хуш исле бал, пылау, шашлык,  коймак, үләнче чәй исләре тирә-юньгә тәмле исләр таратып, халыкны “Нәүрүз” бәйрәменә дәшеп торды. Татар халык ашлары  — чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбыйдан да авыз итү мөмкин булды. Ураза тотучылар өчен сый- нигъмәтләрне авыз ачу өчен үзләре белән алып китү мөмкинлеге каралган иде.

Бәйрәмгә төрки халык вәкилләре генә түгел, урыс, грузин, мари, чуаш милләтеннән булучылар да килгән иде. Алар да, үз итеп, бәйрәм рухы белән хозурланды.

Сәхнәдә кыш белән яз ярышуы, нәтиҗәдә, дуслашуларын үз эченә алган программа күрсәтелде. Чара  төрле милләтләрнең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм белән котлау өчен, сәхнәгә  БТК ның Алабуга бүлеге җитәкчесе Рәмилә Зөфәр  кызы Әхмәтова чакырылды. Ул үз чыгышында  бәйрәмнең мәгънәсен аңлатып үтте, изге теләкләрен җиткерде. Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабуга бүлеге җитәкчесе  Зөләйха Вакыйф кызы Эмирбекова да тәбрикләү сүзләре ирештерде.

Чара бик күңелле булу сәбәпле, вакытның узганы сизелми дә калды. Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*