24 нче апрель көнне, Алабуга шәһәренең 34 нче санлы “Салават күпере” балалар бакчасында II республикакүләм “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” бәйгесе узды. Бәйгедә 16 районнан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да бәйгенең жюри әгъзасы булды. Үзенең чыгыгышында ул республикакүләм бәйгедә катнашучыларны тәбрикләде, аларга, милләтне саклау һәм үстерүдә керткән өлешләре өчен, рәхмәт белдерде.