tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада традицион уктан ату буенча «Туган батыр»IV Бөтенроссия турниры узды
Алабугада традицион уктан ату буенча «Туган батыр»IV Бөтенроссия турниры узды

Алабугада традицион уктан ату буенча «Туган батыр»IV Бөтенроссия турниры узды

2 август көнне Алабугада традицион уктан ату буенча «Туган батыр»IV Бөтенроссия турниры узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдус улы катнаштылар.
Традицион уктан ату буенча «Туган батыр» турниры әлеге спорт төрен үстерү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында үткәрелә. Ярышлар шулай ук җирле укчы спортчыларны тәрбияләүне, аларның үсешенә ярдәм итүне, күнегүләр ясау һәм халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге бирүне максат итеп куя. Турнирның төп принциплары үз эченә толерантлык һәм башка катнашучыларга хөрмәт, дустанә атмосфера тудыру һәм спорт рухына ярдәм итүне алган.
Традицион уктан ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры мәйданчыкларында бөтен гаилә өчен, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә активлык оештырылды. Турнирны караудан тыш, кунаклар һөнәрләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда булдылар, «Туган Батыр»мультфильмын карадылар.

Эшлекле сәфәренең тагын бер максаты Алабуга районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы уздыру иде.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләренең жирле оешма эшчәнлеге белән танышу һәм еллык хисап җыелышында катнашу өчен көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралды. 2024-2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга бүлекчәсе эше турында хисап, Алабуга районында милли мәгарифнең торышы, мәдәният өлкәсендә милли мәдәният мәсьәләләрнең торышы, дин нигезләре, райондагы мәхәллә, мәчетләр эшчәнлеге турында чыгышлар булды.

Сәфәр кысаларында “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышы да әзерләнде.
Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга.
Тапшыруда Алабуга районының Республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибарга алынды.

Әлеге чараны оештыру эшләрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга жирле оешма житәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*