tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада “Туган Батыр” турниры алдыннан сугышта һәлак булучылар рухына багышлап Коръән хәтеме чыгалар
Алабугада “Туган Батыр” турниры алдыннан сугышта һәлак булучылар рухына багышлап Коръән хәтеме чыгалар

Алабугада “Туган Батыр” турниры алдыннан сугышта һәлак булучылар рухына багышлап Коръән хәтеме чыгалар

2нче август көнне (сафәр аеның 8нче көнендә) Алабуга шәһәрчегендә уктан ату буенча “Туган батыр” Россиякүләм турниры узачак. Әлеге турнир быел дүртенче ел рәттән үткәрелә.

Бу юлы хәзрәтләр, аксакаллар, турнирда катнашучылар, кунаклар һәм алабугалылар әлеге тарихи җирлектә борынгы Ак мәчет урынына өйлә намазына җыелачак һәм Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булучылар рухына багышлап, шулай ук туган җиребезнең иминлеге өчен догалар кылачак.

Шунысын искәртеп үтик, турнир башланырга берничә көн кала Алабуга шәһәренең барлык мәчетләрендә Коръән хәтем кылу башланды – ул ислам динендә иң олуг гыйбадәтләрнең берсе. Коръән хәтеме турнир узган көнне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында дога кылу белән тәмамланачак.

Быел турнир Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында үткәрелә. Ярышны үткәрү урыны итеп сайланган Алабуга шәһәрчеге үзенең бай тарихы белән таң калдыра. Ул – X гасыр архитектура һәйкәле саналган борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*