tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада уктан ату буенча «Туган батыр» III Бөтенроссия турниры узды
Алабугада уктан ату буенча «Туган батыр» III Бөтенроссия турниры узды

Алабугада уктан ату буенча «Туган батыр» III Бөтенроссия турниры узды

17 август көнне Алабуга шәһәрендә уктан ату буенча «Туган батыр» III Бөтенроссия турниры узды.

Турнирда Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан укчылар катнашты. Ярышлар җиде этаптан торды: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы. Укчылар милли тарихи нигезгә ия булган милли костюмнардан иделәр.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*