tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуганың Җәмигъ мәчетендә өлкән яшьтәгеләр өчен мәҗлес оештырылды
Алабуганың Җәмигъ мәчетендә өлкән яшьтәгеләр өчен мәҗлес оештырылды

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә өлкән яшьтәгеләр өчен мәҗлес оештырылды

1 октябрь көнне олы яшьтәге аксакалларны һәм абыстайларны Җәмигъ мәчетенә кунак ашына чакырып очрашу уздырдылар. Анда кырыктан артык кеше катнашты. Алар арасында элек мәчеттә эшләгәннәр дә бар иде, ә кайберәүләр бүген дә мәчет һәм мәхәллә хакына хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Болар – мәдрәсә укытучылары, аксакаллар һәм мәчет хезмәткәрләре.

Алабуга районы имам-мөхтәсибе, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Халим хәзрәт Шәмсетдинов олы яшьтәге кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде:
– Бөек хезмәтегез, Аллаһы Тәгаләгә һәм халыкка хезмәт итүегез, динебезнең традицияләрен саклавыгыз һәм мәчетнең үсеше өчен көч куюыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәтләремне җиткерәм. Шушы хөрмәтле яшьтә дә дингә хезмәт итүегез аеруча кадерле. Сез яшь мәхәллә кешеләренә чын үрнәк булып торасыз. Раббыбыз Сездән разый булсын! – диде хәзрәт.

Чакырылган аксакаллар исә үз чиратында күрсәтелгән игътибар һәм җылы очрашу өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарадан соң барлык кунакларга календарь датасы уңаеннан азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*