6нчы майда Самараның “Яктылык” мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында “Үлемсез полк” бөтенроссия хәтер акциясе узды. Укучылар, укытучылар, ата-аналар, мөхтәрәм кунаклар, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ата-бабаларының портретларын тотып, урам буйлап узганда, батырларыбыз тагын бер тапкыр искә алындылар, бүгенге тыныч күк йөзе өчен һәрбер катнашучы күңеленнән аларга рәхмәт белдерде.
“Үлемсез полк” хәтернең мәңгелек булуын дәлилли. Яшь буын вәкилләре бүгенге матур тормышны бүләк иткән геройларыбызны белергә, аларның якты истәлеген сакларга тиеш.
Акция кунаклары өчен тирән эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Ә азакта барлык катнашучылар саф һавада “солдат боткасы”н бик рәхәтләнеп авыз иттеләр.
Балаларыбызны тарихыбызга, үткәнебезгә сакчыл һәм ихтирамлы булырга без үз үрнәгебездә өйрәтергә тиеш. Шундый мөһим, масштаблы чара оештырган өчен “Яктылык”ка һәм моңа катнашы булган һәрбер кешегә чиксез рәхмәт!
Эльмира Сәйфуллина
“Бердәмлек” газетасы