Бүген Алат авыл мәдәният йортында “Милли ашлар “ фестивале узды. Аны Биектау районының “ Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре оештырды.
Әлегә оешма татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу, саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә төрле эшләр алып бара. Милли ашлар- халкыбызның бер мөһим үзенчәлеге. Фестивальга авыл җирлекләреннән аш-су осталары җыелды. Алар камыр ризыклары пешерүдә үз осталыкларын күрсәтеп, татарның милли ашлары хакында сөйләштеләр. Иң активлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чыганак: biektaw.ru