Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы утырышы узды.

ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов башкарылган эшләр турында сүз тотты. Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан шактый эшләр башкарылган: 20гә якын фәнни-гамәли конференция уздырылган, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыккан.
“Мисал өчен әйтеп узам, Чирмешән районында 43 авыл һәм алар тарихы буенча 73 китап нәшер ителде. Якын арада 100 якын китап әле басылып чыгачак”, – дип хәбәр бирде Альберт Борһанов. – Авыллар белән эшләргә кирәк. Авыллар үзләре генә эшләп алга китә алмаячак. Аларга галимнәрнең ярдәме кирәк. Без халыкка чыгарга тиеш”.
Болардан тыш, республика галимнәре төрле төбәкләрдә уздырылучы конференцияләрдә 
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен рәсми теркә буенча БТК Бк баш референты Рөстәм Гыйлметдинов чыгыш ясады.
Төбәк тарихын өйрәнү буенча махсус журнал нәшер ителү хакында галим, журналның баш мөхәррире Дамир Исхаков чыгыш ясады. Журналның исеме – “Тугар җир/Родной край”. Ул кварталга бер тапкыр чыгачак. Мөхәррир кыскача журналның структурасы һәм басмага тапшырылган мәкаләләргә таләпләр хакында хәбәр биреп узды. (Әлеге таләпләр белән Бөтендөнья татар конгрессының сайтында танышып булачак).

Альберт Борһанов шулай ук агымдагы елның апрель аенда Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачагы турында әйтеп узды.
“Форум ничек узачак сездән һәм сезнең активлыктан тора, – диде рәис. – Үзегезнең тәкъдимнәрегезне кертегез”.

