tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина Шаһиморатова Метрополитенда искиткеч уңыш белән чыгыш ясый
Альбина Шаһиморатова Метрополитенда искиткеч уңыш белән чыгыш ясый

Альбина Шаһиморатова Метрополитенда искиткеч уңыш белән чыгыш ясый

Безнең дөньякүләм танылган опера җырчыбыз Альбина Шаһиморатова  Метрополитен театрында Моцартның “Серальдән урлау” (“Похищение из Сераля”, “Die Entführung aus dem Serail”) зингшпилендә Констанца партиясендә искиткеч зур уңышка иреште.  Зингшпиль – опера белән комик төсмердәге диалоглар беогә үрелеп барган музыка жанры.

Быелгы сезонда 22 апрельдән 7 майга кадәр 5 тамаша күрсәтү каралган. Спектакльләрнең дүртесе инде җырланды, соңгы бишенчесе 7 майда булачак.

“Серальдән урлау” – Нью-Йоркның бай мәдәни тормышында зур вакыйга булды. Тамашалар залында танылган кешеләрне очратып торасың диләр спектакльне карау бәхетенә ирешкән кешеләр. Мәсәлән, соңгы уйналган спектакльгә АКШ президенты вазыйфасына намзәт Хиллари Клинтон килгән булган.

Альбинаның җырлавын тамашачылар тын да алмыйча тыйлыйлар, һәр ариясен дәвамлы алкышларга күмәләр. Һәм Метрополитен-операның алыштыргысыз дирижеры Джеймс Ливайн тамашачылар җырчының осталыгына һәм сәләтенә соклануларын шулай җиткерүенә үзе дә куанып озак паузалар ясый.

“Музыка тәнкыйтьчеләре Констанца партиясен опера сәнгатендә иң катлаулылардан саный. “Серальдән урлау”ны бик сирәк куялар, чөнки бу рольне тарта алырлык җырчыны табып булмый. “Альбина иң югары дәрәҗәдәге осталык һәм шаккаткыч җиңеллек белән моны башкарып чыкты”, – дип әйткән ТАСС корреспондентына залда булган тәнкыйтьчеләрнең берсе.

Альбина Шаһиморатова тавышына гашыйк булганнар аның артыннан дөнья буйлап гизә. Җырчы үзе әйтүенчә, Метрополитен-операда да сәхнә артына аның янына махсус аны карау өчен Нью-Йорк каласына килгән милләттәшләребез кереп сәламләгән.

Беренче мәртәбә Метрополитен “Серальдән урлау”ны 1946 елда  куя, шуннан соң 32 ел уза. Сәхнәгә аны яңадан Моцарт иҗатына гашыйк Джеймс Ливайн кайтара. Ул бу әсәрне композитор иҗатының комик йөзек кашы дип саный. Быел күптән хыялланып йөргән эшен тормышка ашырырга ашыга. Чөнки 72 яшьлек маэстро театрдан китәргә мәҗбүр. Какшаган сәламәтлеге аңа тулы көченә эшләргә ирек бирми. Ливайн оркестр белән 40 ел идарә иткән, ләкин соңгы елларда Паркинсон авыруы көчәеп киткән икән.

Альбина Шаһиморатова Метрополитенда беренче мәртәбә 2010 елның апрелендә чыгыш ясый. Шул вакыттан бирле ул биредә ике сезон эшләп алды. “Метрополитенда җырлау зур шатлык та, дәрәҗә дә, – дип әйтә җырчы үзе. – Джеймс Ливайн белән бу минем беренче эшем һәм мин аңа соклануымны әйтеп бетерә алмыйм, аның кебек дирижер дөньяда юк, Аның белән эшләвемә мин бик бәхетле!”

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*