tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алчевск шәһәр округы Советы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын тапшырды
Алчевск шәһәр округы Советы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын тапшырды

Алчевск шәһәр округы Советы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын тапшырды

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина һәм халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Илнур Еникеев Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәрендә булып, җанлы концерт номерлары белән чыгыш ясап кайтканнар иде. Аларның иҗади сәфәре Алчевск тамашачылары өчен зур бәйрәм булды.

Бүген, 14 ноябрь көнне, Алчевск шәһәр округы Советы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Рәхмәт хатларында Конгресс коллективының Татарстан белән Луганск арасындагы мәдәни, гуманитар һәм җәмәгатьчелек элемтәләрен ныгытуга керткән өлеше югары бәяләнә. Анда Конгрессның күпмилләтле Россия халыклары арасында дуслык, үзара аңлашу һәм бердәмлек рухын саклаудагы роле аерым ассызыкланган.

Алчевск вәкилләре Татарстан ягыннан күрсәтелгән әдәби-мәдәни ярдәм, иҗади проектларда актив катнашу һәм милли мираска ихтирам өчен зур рәхмәт белдерделәр. Бөтендөнья татар конгрессы исә үз чиратында Алчевск кунакларына бу җылы игътибар өчен рәхмәтен җиткерде һәм хезмәттәшлекнең киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*