Безнең «Портрет» сәхифәсенә ни өчендер (шулай килеп чыга) режиссёрлар эләгә.
Быелның беренче санындагы портрет – режиссёр, язучы, журналист Александр Далматовныкы.
Александр Далматовны режиссёрга эволюция кичергән беренче журналист дияргә дә була. Заманында ул безнең баш редакторыбыз Рәмзия Галимова белән Казан журфагында бер төркемдә укыган. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң, Мәскәүгә ВГИКка укырга китеп барган.
Редакторыбыз аны һәрвакыт башкалардан аерылып торган, үз дөньясында «очучы», әмма бик укымышлы кеше дип сөйли. Кисәк кенә Мәскәүдән кайтып, шактый тиз арада сыйфатлы, мәгънәле картиналар, телевидениедә күрсәтелә һәм яхшы кайтавазлар җыя торган сериалларны да Далматов төшергән. Шундыйлардан: Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» сериалы, Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча төшерелгән тулы метрлы нәфис фильм. Быел әле без аның Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын да караячакбыз.
Александр Далматов аралашуга бик ачык кеше, берәр кайда очратсаң, гел сөйләшеп торабыз, аннан берәр кызыклы мәгълүмат белми китмисең. Шул ук вакытта аны такылдык дип тә әйтеп булмый. Бераз уйчан, һәр сүзен озаклап уйлап, сайлап сөйли ул. Күп укыганы әллә каян күренеп тора. Ул үзе дә китаплар язган кеше.
Балачактан әдәбиятны бик яраттым. Әмма мине аңламадылар. Бу кызыксынуымда тиешле дәрәҗәдә хуплау тапмадым. Мәктәптә «әдәбият укып кем буласың инде» дигән сүзләр бар иде. Әлбәттә, бу сүзләр минем язмышым турында борчылып әйтелгәндер дип уйламыйм. Кимсетү булган кебек. Физкультурада кәҗәдән сикерү дигән әйбер бар иде. Мин никтер шул кәҗәдән сикерә алмый интектем. Ничектер булдыра алмадым. 5 яшьлек чакта бер малай белән сугышып киттек тә, нәрсәдер атып, башын тишкән идем. Шуннан куркып калдым. Үземне яклый алмый идем. Миңа, бишлегә укыган балага, физкультурадан өчле куйдылар. Мине шулай өчлегә укучылар рәтенә төшерделәр. Һәм моны нигәдер мәктәп линейкасында да әйттеләр. Шул хәлләрдән соң без ничек сынмаганбыз яки ерткычларга әйләнмәгәнбез икән дип уйлыйм. Мин никтер гомерем буе игътибар үзәгендә булдым. Хәзер дә шулай, гел ниндидер сүз чыгып тора. Аллага шөкер.
«ТАТАР ТАМАШАЧЫСЫ САЙЛАНЫРГА ӨЙРӘНДЕ»
Мин аны берничә мәртәбә съёмкалар вакытында да күзәттем, режиссёр эшенең нинди икәнен беләсе килде. Ике мәртәбә съёмкаларда булып та мин режиссёрның тәгаен нишләгәнен аңламадым, әмма Саша үзенең нәрсә эшләгәнен аңлап эшләгән кебек хис калдыра. Ул вакыт-вакыт кечкенә монитордан кадрны карый, актёрлар янына чыгып, кемгә ниндирәк кыяфәткә керергә икәнен әйтә, вакыт-вакыт командасы белән киңәшләшеп тә ала. Фильмның бер минуты берничә сәгать төшерелергә мөмкин. Алар дубльләрне күп мәртәбә кабатлап төшерәләр.
Бүгенге көндә киноны «әй авыл кешесенә ярый инде бу» дигән фикер белән төшерергә ярамый. Татар тамашачысы сайланырга өйрәнде. Күпчелек тамашачы төрек, рус сериалларын карый, сюжетны да, башкасын да яхшы чамалый.
Саша җәелеп китеп күңелен ачып сала торган кеше түгел, асылына төшәр өчен шактый гына чокырга кирәк, әмма бер нәрсәне тәгаен әйтергә була. Ул милләтпәрвәр кеше, аның белән аралашканда әрнү, сукрану катыш мәхәббәт сизәсең. Кыскасы, әгәр дә Далматов кино булган булса, ул драма булыр иде.
Без татарча кино турында сөйләштек. Илшат Рәхимбай бер әңгәмәдә киноның милләте юк дигән иде. Сашаның фикере кискен үзгә булып чыкты.
Илшатны бик хөрмәт итәм. Бу дөньяга сыеша алмый торган таланты бар. Әмма бу мәсьәләдә мин аның белән килешмим. Казах фильмы яки якут фильмы феномены бар бит, ни өчен алар шулай шаулады? Чөнки алар үзләренең милләтен күрсәтте. Әгәр дә без чит илдән кайтарылган кухня, чит илдән кайтарылган диван, авызда чит илдән кайтарылган теш, өстебезгә чит ил брендларын киеп, матур сүзләр белән татарча сөйләшсәк, ул беркемгә дә кызык булмас. Ә менә безнең асылыбызны күрсәтсәк, ул кызык булыр иде. Ләкин аны бер үк вакытта үз халкыбызга да, чит халыкларга да ничек кызыклы итеп була микән, менә шунысы катлаулы мәсьәлә…
– Ә безнең асылыбыз нинди соң?
– Менә шул ук Илшат фильмы аша әйткәндә, «Микулай» фильмында бер фраза бар, ире имештер хатынына әйтә: «Нәчтүк ты не так поняла, я тебе сейчас всё объясню». Татар ире алай сөйләшми. Бу рус кешесе өчен яки фильмнардагы клише буларак нормаль яңгырый, әмма чын тормышта татар хатыны, ирен хыянәттә тотса, ул алай дип әйтмәс иде. Яки берни әйтмәс иде, яки кул селтәп китәр иде, яки сугыша башлар иде. Бәлки, хатыны да дәшми калыр иде әле, ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышыр иде.
Хисләр төрле халыкта төрлечә кичерелә кебек. Мәсәлән, мин татар халкын «зур паузалы» халык дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, Татьяна Лиознованың «Семнадцать мгновений весны» фильмы бар бит, анда геройлар 6 минут буе бер-берсенә карап торалар. Татар ире һәм хатыны, миңа калса, бер-берсенә 6 минут буе карап тора алмый. Татарда шәрык каны бар, ул бераз кызу канлы, уйлый да, әйтеп тә сала, кул селтәп китеп тә бара. Озак Мхат паузалары табигый күренми.
Татарга табигый, әмма башкаларга сәер булып тоелган әйберләр дә бар. «Кырык дүртнең май аенда» фильмына русча дубляж ясап бетереп ятабыз. Шул ук артистлар тавышландыра, берничә кеше генә алышынды. Ә тавыш режиссёрыбыз татар кешесе түгел. Менә анда Фәттахның шундый сүзләре бар: «Шушы бала ичмасам үлми, үлсә, ичмасам, оҗмах кошы булыр иде». Моны татар әйтә ала, ә менә тавыш режиссёры өчен бик сәер булды. Ул аны кабул итә алмый. Киноны премьерада татарлар карады, беркем дә торып, «Бу нинди әни инде», – дип сукранып чыгып китмәде.
«КЕШЕ БӘХЕТКӘ ОМТЫЛЫРГА ТИЕШ»
Без бик озак татар киносы, аның үсеше турында сөйләштек. Хәзер күпчелек татарларның документаль кино төшерергә тырышуы турында да фикер алыштык. Саша фикеренчә, кино төшерүчеләр булгач, әйбәт. Кеше моны акча өчен эшләми, күңелдән эшли. Кино төшерергә дә, аны прокатка чыгару өчен дә акча табуы кыен. Ә иң моңсуы – киноны карарга кеше юк. Ягъни татарларда, гомумән, кино карау культурасы юк кебек.
Концертларга йөри бит халык, театрларга да йөри, ә кинога – юк. Менә ни өчен Камал театрында гел аншлаг? Нәрсә генә күрсәтсәләр дә, бәясе булса да, гел йөриләр. Чөнки ул яхшы бинада. Бинаны карарга килү факторы бар. Әгәр дә ул Алафузов фабрикасында булса, кеше йөрер идеме соң? Менә шул конфет кәгазенең тышына бик игътибар итә шул халык. Бездә бит кәҗәсе түгел мәзәге, диләр. Анда барганда киенә, төзәнә, үзен күрсәтә.
Әгәр дә элеккеге Камал театры бинасын, мәсәлән, кинога биргән булсалар… Элек «Чаткы» кинотеатры булган бит. Кызык булыр иде. Шул бина урынында, әйтик, берәр татар үзәге ачылган булса. Элек булган бит ул. Хәзерге рус ТЮЗы урынында элек татар мәдәнияте йорты булган, ул бик озак эшләмәгән. Бәлки бүген дә шундый урын ачу дөрестер.
Кинотеатр, театраль мәйданчыклар, хәзерге Тинчурин бинасы татар мәдәнияте концентрациясе өчен бик әйбәт урын иде. Башкаларга да, үзебезгә дә кызыклы булырдай нәрсә эшләп булганын әле аңламадым…
– Ә син үзең нинди кино карарга яратасың?
– Мин үземне киноман дип атый алмыйм. Совет чорыннан Бондарчукны, аның «Степь» фильмын яратам. Әлбәттә, Тарковский. ВГИКта укыган һәрбер студент Тарковский белән «чирләп» ала. Аңа охшатып фильмнар төшергән була. Минем кыска метрлы нәфис фильм бар. ВГИКта төшерелгән, «Меня ждут дома» дип атала. Тарковский белән илһамланып төшерелгән иде. Филининның «Дорога» фильмы бик тәэсир итте. Лебедевның «Змеиный источник» фильмы сиңа ошаячак. Элеккеге фильмнарны кабатлап карарга яратам.
– Киноны кем буларак карыйсың: тамашачы күзе беләнме, режиссёр күзлегеннәнме?
– Кәеф төшенкелеге вакытларында тамашачы күзләре белән, хисләрен тоеп карыйм, кайчакта өйрәнү, илһамлану өчен дә карарга мөмкинмен. Караганнарымның 70 % ы өйрәнү өчендер, күрәсең. Чынлыкта, бәлки күңел өчен карыйм дип уйлап утырасың да, аннан ирексездән анализлый, профессиональ күзлектән карый башлыйсыңдыр ул. Саша тышкы яктан караганда да, сөйләшеп утырганда да шактый меланхолик шәхес. Салмак хәрәкәтләнә, ашыкмый, җөмлә уртасында уйга бата. Анда тынычлык катыш бер моңсулык бар. Аның картиналарында да шундый мохит сизелә. Фильмнарындагы геройлар бәхеткә омтыла һәм ешрак аны таба алмый.
Кеше бәхеткә омтылырга тиеш – ул шул юлда үлеп тә калырга мөмкин. Минем бөтен эшләремдә шул фикер бар кебек. Иҗат – үзенә күрә бер гыйбадәт, һәр язучы, режиссёр, артист үзенә күрә кануннар китабын уйлап чыгара. Геройларның тормыш кагыйдәләрен, кануннарын уйлап чыгара. Кешегә ничек югалмаска, ничек уңышка ирешергә, бәхетле булырга – шул сорауларга җавап эзли кебек.
– Ни өчен синең иҗатта бәхет эзләү мотивы кызыл сызык булып бара? Син үзеңне бәхетле кеше дип әйтә аласыңмы?
(Озак кына уйлый)
– Үземне тулы бәхетле дип әйтмәс идем, чөнки минем миллионлаган тамашачым юк. Татарча сөйләшүчеләр кими, мәдәният белән кызыксынучылар аз. Инкыйразны көн дә күрәм. Әлбәттә, мин гаиләдә бәхетле. Барыбыз да исән-сау, яраткан хатыным, иҗат бар, ләкин… Барыбер безнең халыкның иҗтимагый яктан тулы канлы булмавы сизелә инде. Бар бит инде ул әйбер. Сашаның берече язган «Эз» пьесасында да төп герой бәхет эзләп йөри. Пьеса дигәннән, Далматов берничә ел Тинчурин театрында эшләп ала. Ул анда пьесалар язып утырырмын дип керә, әмма административ эшләр артык күп булу сәбәпле, берни дә язмый. Аның урынына ул Әлмәт театрында татарлар өчен яңалык булган киноспектакль куя. Минем кебек үк киноспектакльнең нәрсә икәнен аңламаучылар өчен, яхшы яңалык: аны интернетта да карарга була.
Чыганак: idel.top
