10нчы апрель көнне Алексеевск районында “Һөнәрчелек бистәсе” акциясе кысаларында чара үтте. Татар халкының мәдәнияте, гореф- гадәтләре, аш-су һәм кул эшләре, башка милләтләрнеке белән беррәттән, Луганск Республикасыннан килгән кунакларга тәкъдим ителде. Чараны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессының Алексеевск районы бүлеге җитәкчесе Алсу Мидхәт кызы Нәҗметдинова да актив катнашты.