tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алексей Жердев: «Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрне кунакчыл Нократ җиренә чакырабыз»
Алексей Жердев: «Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрне кунакчыл Нократ җиренә чакырабыз»

Алексей Жердев: «Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрне кунакчыл Нократ җиренә чакырабыз»

XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы кысаларында Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев чыгыш ясады.

-Татарстан Республикасы – Киров өлкәсенең иң якын күршесе. Безнең төбәкләр территорияләрне үстерү буенча тәҗрибә уртаклаша, төбәкләрнең инвестицион потенциалын үстерәбез. Шулай ук сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез, – диде ул.

Шулай ук Алексей Жердев утырышта катнашучыларны 2025 елда Киров өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашырга чакырды.

-Быел җәй, 27-28 июньдә, Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә узачак. Сабантуй кунаклары өчен бай программа әзерлибез – традицион ярышлар, конкурслар, милли һәм хәләл ашлар, ярминкәләр, мастер – класслар, күргәзмәләр, зур концерт. Нократ Аланына килгән кунакларның барысы канәгать калырлар. Сабантуй – һәркем өчен бәйрәм ул. Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрне кунакчыл Нократ җиренә чакырабыз, бу матур бәйрәмне бергәләп билгеләп үтик, – диде ул үзенең чыгышында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*