tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Али Хәзрәт Шәмшетдинов: “Без бары тик бергә булганда гына җиңүгә ирешә алабыз”
Али Хәзрәт Шәмшетдинов: “Без бары тик бергә булганда гына җиңүгә ирешә алабыз”

Али Хәзрәт Шәмшетдинов: “Без бары тик бергә булганда гына җиңүгә ирешә алабыз”

Бүген, 28 август көнне, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Милләт җыены”ның пленар утырышы уза. Чарада Ульяновск өлкәсеннән хәрби һава көчләрендә имам-ахун, махсус хәрби операциядә катнашучы Али хәзрәт Шәмшетдинов чыгыш ясады.

Чыгышында ул бүгенге катлаулы вакытта мөселманнарның, барча милләтләрнең һәм дин вәкилләренең уртак максат – Ватанны саклау юлында бердәм булуын ассызыклады. Хәзрәт, махсус хәрби операция зонасында төрле милләт халыклары – руслар, татарлар, дагъстанлылар, тувалылар, шулай ук имамнар белән батюшкалар бер сафта булуын, дошманга каршы иңгә-иң торып көрәшүләрен билгеләп үтте. Имам сүзләренчә, фронтта рухи ярдәмнең әһәмияте аеруча зур:

-Дин әһелләреннән башка, кайчак офицер да, психолог та ярдәм итә алмаган мизгелләр була. Шундый вакытта дога гына кешене саклап кала. Без бары тик бергә һәм бердәм булып кына җиңү көнен якынайта алабыз, – диде хәзрәт.

Али хәзрәт, шулай ук, гуманитар ярдәм җибәрүчеләргә, волонтёрларга, тылда эшләүчеләргә, бигрәк тә маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларга, укучыларга һәм студентларга ихлас рәхмәт белдерде:

-Бу челтәрләр күп солдатларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итте. Бергә булсак – барысын да җиңәрбез, – диде ул.

Хәзрәт үз чыгышында фронттагы шартлар турында да сөйләде – автоном мичләр, разведка һәм һөҗүм өчен кулланыла торган квадрокоптерлар, сугышчан позицияләрне маскировкалау ысуллары турында тәфсилләп аңлатты. Ул авыл халкының, эшмәкәрләрнең һәм гади кешеләрнең ярдәмен югары бәяләде:

-Гуманитар ярдәм бөтен яктан да килә, һәм без моны СВО зонасында сизәбез, көтеп алабыз. Халкыбызның ярдәме җиңүне якынайта, – дип йомгаклады чыгышын Али хәзрәт Шәмшетдинов.

Чыгыш ахырында хәзрәт ил өчен көрәштә һәркемнең урыны булуын һәм безнең көч – бердәмлектә икәнлеген искәртте:

-Артка чигенергә юл юк. Без бары тик алга барырга һәм Раббыбыз ярдәменә таянып, җиңәргә тиеш. Җиңү – безнеке булачак!,  – дип тәмамлады сүзен ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*