Россия фигуристы, 2018 елның олимпия чемпионы Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде.
Ел нәтиҗәләре буенча яңартылган рейтингта Заһитова 4 мең 470 очко белән беренче урында тора. Евгения Медведева 4 мең 174 балл белән – икенче урында, өченчедә шундый ук очколар белән Канададан Кейтлин Осмонд булды.
Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов 4 мең 703 балл белән лидер булды. 1080 баллны алар Пхенчхандагы Уеннарда яулады.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176883/