tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды
Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды

Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды

Бу көннәрдә Самар өлкәсе мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Самарның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаучы укучыларны бәйрәм белән котларга әти-әниләре, иптәшләре һәм мөхтәрәм кунаклар килгән иде.

Тантаналы линейкада өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе, әлеге уку йортының попечительләр советы рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров та катнашты.

Ильяс әфәнде, һәр елдагыча, укуда уңышларга ирешкән укучыларны — татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында  җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән укучыларны һәм аларның укытучыларын үзенең әнисе, татар теле укытучысы булып эшләгән мәрхүмә Алия Шәкүрова исемендәге стипендия һәм грантлар белән бүләкләде.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*