tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алия Кириллова – театр коллективлары бәйгесе лауреаты
Алия Кириллова – театр коллективлары бәйгесе лауреаты

Алия Кириллова – театр коллективлары бәйгесе лауреаты

4 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында юбилейлы сезонның мөһим вакыйгасы – театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” 22 нче төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге проект “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проекты, шулай ук “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектлары максатларын тормышка ашыруга булышлык итә.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның мәдәният сферасына инновацияләр кертү ресурс үзәге һәм Г.Камал театры конкурсны мөһим темаларга – батырлык, тылдагы тормыш, гаилә хәлләре һәм дөнья кыйммәтләре темасына багышлаганнар.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының “Бердәмлек” татар халык театры артисткасы Алия Кириллова (Зәйнуллова) конкурсның “Яшь талант” номинациясендә җиңүче итеп танылган. Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” спектаклендә Фәрдия ролен уңышлы башкарган өчен аңа җиңүче дипломы белән 40 мең сумлык сертификат тапшырганнар.

Алия Фәһим кызын бүләк алуы уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез!

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*