tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алкышлар астында бию!..”
“Алкышлар астында бию!..”

“Алкышлар астында бию!..”

30 март көнне Әтнә районының Ары авылы мәдәният йортында районның мөхтәрәм кешесе, аксакалыбыз, РСФСРның һәм Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфетдин абый Әхмәтҗановның  90 яшьлек юбилей кичәсен үткәрделәр.

Аллага шөкер, Гарәфи абый бу көнне, бу хөрмәтләүне күрде. Заманында Мәскәү сәхнәләрендә биеп-җырлап тамашачыны гына түгел,  мәртәбәле  җитәкчеләрне дә  гаҗәпкә калдырган, гаҗәп тә талантлы, күп мактаулы исемнәр иясе Гарәфи абый бу хөрмәтнең тагын да зуррагына да лаек иде. Монысы башы булсын. Иң элек туган авылында хөрмәтләүләре сөендерде дә. “Адәм баласының кадере- хөрмәте нәкъ менә туган җирендә булырга тиеш. Кешенең бөеклеген туган җире танымаса, әллә нинди хөрмәтләр күр,  җанга тынычлык табып булмый ул”,- дигән иде мөхтәрәм аксакалыбыз Фәйзи ага Галиев.

Ә Гарәфи абый, Аллага шөкер, хөрмәтле.  Гомер буе мәдәнияткә, халыкка хезмәт хезмәт иткән аксакалның күңеле азрак йомшап та алды, яшь чакка да кайтылды, җилкенеп бер биеп тә алды…

Ә гомер бал да май гына түгел. Җиде кат тиреңне тамызган. Искә төшерә башласаң, әллә ничә роман язарлык. Балачак та үзәкне өзәрлек.

 “Язмыш җил­ләре мине дә 1943 елның октябрендә, колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927 елгы егетләр белән бергә Мариның Суслон­герына китерде, аннан Шелонгер станциясенә агач ташыдым. Минем белән бергә авылдан Габ­дуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка – солы, үзебезгә – 500 грам ипи, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта то­тып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тарт­масы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием бул­мады. Эшли торгач, Габ­дуллаханның күлмәге та­ушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә кил­де. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен ха­тынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы тузды.Тагын утын алып кайтып, аяк чолгау­ лы булдым, ә чабатаны үзем үрә идем. Без мон­да күргәннәрне эт тә күр­мәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр иде анда. Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, ка­ты итеп кыйнадылар. Без­нең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмичә генә калдык”, – дип хәтер­ли Гарәфи абый. Аннан соң хуҗалык эше. Бар да кулдан, барын да йөреп табасы…эшләмәгән эш тә калмаган. Аксакал яшәешендә – ил тарихы…

Әтнә  район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова котлаганда да, Күлле Киме  авыл җирлеге җирлеге башлыгы Хәмит  Гәрәев, хуҗалык рәисе Ленар Сәмигуллин тәбрик иткәндә  дә әнә шул тормыш юлы искә төшерелде.

Дуслар, туганнар, хезмәттәшләр котлавына рәхмәт әйтеп, җилкенеп биеп тә алды ул, җырын да сузды…

Ә аны яраткан тамашачы “Сөбханалла”, дип яратып алкышлады.

Легендар шәхес… Сокланырлык гомер юлы үтелгән. Мактанырлыгы да, куанырлыгы да, өйрәнерлеге дә, өйрәтерлеге дә бар. Дәвамлы булсын! Юбилеең белән, Гарәфи ага! Сәламәтлек ташламасын.

Сүрия МИНГАТИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*