tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аллаһы йортына “Әлимә” исеме бирелде
Аллаһы йортына “Әлимә” исеме бирелде

Аллаһы йортына “Әлимә” исеме бирелде

Элек-электән татар авылларның дәрәҗәсе игелекле, хезмәт сөйгән, иманлы кешеләре һәм мәчетләр булуы белән билгеләнгән. 15 ел элек Тубыл районында урнашкан Бәек авылында яшәүче милләттәшләребез һәм өлкәбезнең татар авылларыннан, шәһәрләрдән килгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында яңа мәчет ачылган иде. Бу гаҗәеп күркәм вакыйга күпләрнең хәтерендә матур истәлекләр калдырып үтте. Күп еллар дәверендә Бәек мәчетендә дини бәйрәмнәргә, җомга намазларына авыл халкы җыела. Бу турыда газета битәләрендә дә язылып барды. Август аенда авыл мәчетенең 15 еллыгына һәм мәчет исеме язылган истәлек тактасы куелу уңаеннан чара үтте. “Әлимә” исеме бирелгән истәлекле тактаны кую чарасында авыл халкы, күрше Бәек, Баеш, Шаңшы авылларыннан якташлары катнашалар. Хөрмәтле кунакларның берсе төбәк Диния нәзәрәте мөфтие, Тубылның Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Сухов мәчет юбилее һәм мәчеткә истәлек тактасы куелу чара белән авыл халкын котлады. Ул:”Изге эшләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Мәчеткә кеше килсә, җомга намазларына авыл халкы җыелган очракта мәчетнең ишекләре ачык була. Авыл мөселманнары белән бүген мәчеттә намазга бастык. Яшьләр, балалар читтә булмасыннар иде. Күңелендә иманы булган һәр кеше догасын кыла, намазга баса. Бәек авылы халкына рухи байлык, сәламәтлек, игелекле, имин тормыш, күңел тынычлыгы телим”,-дип теләкләрен юллады.

Бәектә гомер кичергән авылның беренче мулласы Насыйбулланың тормыш юлы белән чараны алып баручы, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге белгече Айгөл Корбанова таныштырды. Ул:”Нәсыйбулла мулла гаиләсе авылда дин юлында булган, сәүдә эшләрен алып барган кеше була. Ул елларны Бәек авылы аркылы сәүдә кәрваннары узган. Нәсыйбулла мулла һәм аның беренче хатыны Мөхибҗамал дүрт бала тәрбиялиләр:Майра, Сабирә, Кабирә, Зиннәтулла. Икенче хатыны Шәрипҗамал белән Сабия белән Хутчатны үстерәләр. Өченче хатыны Шәрифә белән Нәсыйбулла кызлары Әлимәгә, уллары Сибгатуллага да дини тәрбия, белем бирәләр. Мулла хатыннары икешәр катлы йортларда яшиләр. Балаларны балачактан ук дингә, өлкән буынга, әти-әниләренә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерәләр. Бүген дә киләчәк буыннарыбыз иманлы, итагатьле, миһербанлы булсыннар. Бүгенге көндә Насыйбулла мулланың дәвамчыларына изге дини эшләрендә уңышлар телибез”,-дип теләкләрен әйтте.

Дини чарада Насыйбулла мулла нәселеннән Мөхәммәдулллиннар, Аюповлар, Әминовлар, Апсатаровлар, Насыйбуллиннар, Юнусовлар, Мәүлитовлар катнашалар. Насыйбулла мулла нәселе вәкилләре Бәектә, Бегишевода, Шаңшы авылларында һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр. Чарада катнашучы Майра апаның кызының кызы, 91гә чыккан Таирә апа Әминова, Шәрифә апаның оныгы, Әлимәнең улы Бикшанның тормыш иптәше, милләт җанлы, дин юлында булган, мәчетне төзеттерүчеләрнең әнисе  Флора апа Апстарова да була. Әле 15 ел элек мәчет ачылу тантанасында йөгереп кунакларны каршы алган апаларага нык сәламәтлек, озын гомер телисе кала. Быелгы бәйрәм чарасы милли табын тулы ризык белән әзерләнәгә Катем-Коръән ашы белән тәмамланды.

Авыл мәчетендә хәзрәт вазифасын башкаручы Вәлиулла Кучубаев, Аллаһ йортын төзеттерүче, күп көч һәм тырышлык күрсәткән Альберт Бикшан улы Апсатаров дини чарада һәр катнашучыга, авыллардан килүчеләргә рәхмәт белдерде.

                                        Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*